
Атна башында Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Ә атна уртасына таба кабат коры һәм салкын һава торышы урнашачак. Төнлә кырау төшәчәк, көндез +19 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Узган яллар антициклон йогынтысында узды. Төбәктә коры һәм уңайлы һава торышы күзәтелде.
Көндез һава +12...+18 градуска кадәр җылына, ә төнлә җир асты катламының суынуы аркасында температура +1...+ 6 градуска кадәр төшә. Урыны белән көньякта һәм көнчыгышта 0...-4 градуска кадәр төшә.Бүген, 6 октябрьдә, Татарстанның көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашты, урыны белән бераз яңгыр яуды. Көндез температура +9...+16 градус тәшкил итте.
Сишәмбе, 7 октябрьдә, сизелерлек үзгәрешләр көтелми – урыны белән шулай ук кыска вакытлы явым-төшем булуы ихтимал. Төнлә температура +3...+8 градус, кайбер районнарда -2 градус булачак. Көндез һава +12...+17 градуска кадәр җылыначак.
8 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр республика югары басым өлкәсе йогынтысында булачак. Явым–төшем ихтималлыгы аз, төнлә +1...+6 градус, көньякта һәм көнчыгышта -4 градус салкын булачак. Көндез температура +13...+19 градуска кадәр күтәреләчәк.
Беренчел фаразлар буенча, җомга һәм шимбә, 10-11 октябрьдә, көндез +13...+18 градуска кадәр җылытачак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии