Нурлатта суд Гыйматдинов урамындагы «Еда» кафесы эшен туктатты. Килүчеләрнең берсендә ротавирус энтериты диагнозы куелган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство хезмәткәрләре бинада санитария законнарының мәҗбүри таләпләре бозылуын ачыклаган.
Мәсәлән, азык-төлек блогында чебеннәр булган, кафеда дератизация һәм дезинсекция буенча чаралар үткәрелмәгән, ә эшкә медицина тикшерүе, вакцинация һәм гигиена таләпләренә өйрәтелмәгән хезмәткәрләр кертелгән.Моннан тыш, сайлап алынган ашамлык үрнәкләрендә эчәк таякчыклары төркеме бактерияләре табылган.
Юридик затка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелгән. Суд «Еда» кафесы эшчәнлеген 30 тәүлеккә тыю турында карар кабул итте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии