На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Ирада Әюпова: Безнең мәдәниятнең, безнең театрның иң зур кыйммәте – буыннар алмашы

Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова «Тантана» премиясе турындагы фикерләрен әйтте.

- Мин Мәдәният министрлыгында күптәннән эшлим. Быел 17 ел була. 15 ел элек Фәрит Рәфкатовичның Зилә Рәхимьяновна янына килеп, озаклап фикер алышуларын хәтерлим. Шушы фикерләшүләрнең нәтиҗәсе булып, «Тантана» премиясе гамәлгә куелды.

Бу премия турында сүз барганда, шуны әйтәсем килә: безнең халыкның, безнең мәдәниятнең, безнең театрның иң зур кыйммәте – буыннар алмашы.

Театр ул – көн саен шушы могҗизаны тудыручы кешеләр, театр ул – сез һәм тамашачылар. Тамашачы сезгә ышана. Кешеләр арасындагы шушы күпер саклансын иде. Үткән белән киләчәк арасындагы күпер саклансын. Безнең уртак бурыч – күперләрне тотып торган баганаларны саклау. Бу инде – намус һәм абруй, ди ул.

«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

  • «Тантана» театр премиясе: «Моңар биргән, моңар бүлгән, моңар бирми калдырган...»

 

Ссылка на первоисточник
наверх