На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Баулы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оекбаш һәм бияләйләр бәйли

Җылы йон оекбашлар, азык-төлек, маскировка челтәрләре, плащ һәм дронга каршы көрәшү өчен кирәк-яраклар, көндәлектә кулланыла торган әйберләр – Татарстанның Баулы районында яшәүчеләр, боларның барысын да җыеп, махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга озата, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Шушы көннәрдә Салих авылында яшәүчеләр, татар хатын-кызларының «Ак калфак» җирле оешмасы вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен йон оекбашлар бәйләде.

Хуҗабикәләр оекбаш, пирчәткә һәм башмаклар бәйләү өчен Салих авылы китапханәсенә җыелды.

«Салих авылыннан ике егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Без авыл халкы һәм биредә туып, хәзерге вакытта башка шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз белән аларның гаиләләренә, егетләрнең үзләренә акчалата ярдәм җыйдык һәм аны хәрбиләрнең гаиләләренә тапшырдык. Махсус операция зонасындагы хәрбиләрне азык-төлек белән тәэмин итүдә һәрвакыт булышабыз», - дип сөйләде китапханәче Ләйсәнә Таһирова.

Авыл кешеләре бал, бәрәңге, суган, сарымсак һ.б. яшелчәләр җыйган. «Барыбызның да теләге бер генә – егетләр өйләренә сау-сәламәт әйләнеп кайтсын иде», - дип искәртте волонтер.

Тәслия Галиева балачагыннан ук бәйләү һәм чигү серләрен белә. «Салкыннар башланды. Мондый изге эштә катнашуыма шатмын. Бу оекбашларның күбесен әнием бәйләде. Бездә терлек, сарык һәм кәҗә асраучы хуҗалыклар бар әле. Димәк, йон һәм мамык табуы кыен түгел дигән сүз. Егетләр үз гаиләләренә әйләнеп кайтсын иде дип тырышабыз. Әлеге шатлыклы көнне барыбыз да көтәбез», - дип искәртте ул.

Гүзәл Сафиуллина оекбашларны бик тиз бәйли. Аның әйтүенчә, бер пар оекбаш яки бияләйне бер көн эчендә бәйләргә мөмкин.

Кул эше осталары нибары бер-ике кичтә утызга якын пар оекбаш, башмак һәм бияләй бәйләде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх