Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елның март нәтиҗәләре буенча федерация субъектларының закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында җиденче булды. Бу хакта рейтингны әзерләгән «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.
Шул ук вакытта республика парламенты җитәкчесе медиаиндексы 9122,3 тәшкил итте.
Медиарейтингта Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов лидер булды. Икенче урында Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы Рәисе Александр Бельский. Өченче позицияне Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин алды.
Топ-10 лыкка шулай ук Вологда, Свердловск өлкәләренең, Краснодар краеның, Мәскәү, Әстерхан һәм Новосибирск өлкәләренең закон чыгару органнары җитәкчеләре Сергей Жестянников, Людмила Бабушкина, Юрий Бурлачко, Игорь Брынцалов, Игорь Мартынов һәм Андрей Шимкив кергән.
Свежие комментарии