«Батырлар» программасына «Геройлар вакыты»на караганда эләгү күпкә җиңелрәк. ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов, республика һәм федераль программаларны чагыштырып, телеграм-каналында шулай дип язган. Искәртеп үтәбез, 1 апрельдә «Батырлар. Татарстан Геройлары»на гаризалар кабул итү этабы тәмамланды.
«Минемчә, федераль программадан тыш, бездә төбәк программасын эшләтеп җибәрүләре бик яхшы. Моның өчен Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Беренчедән, анда эләгү җиңелрәк, ә белем һәм күнекмәләр бик файдалы булачак. Икенчедән, минем уйлавымча, иң мөһиме - егетләр Татарстанда эшләргә калачак. Үз районында, гаиләсе белән бергә. Яки күрше районда. Ә федераль дәрәҗәдә теләсә кая җибәрергә мөмкиннәр. Өченчедән, бу теләсә кайсы җитәкчегә кирәкле яңа белемнәр алу, махсус хәрби операциядән соң үзеңне табу һәм Ватанга хезмәт итүне дәвам итү мөмкинлеге дә», – дип язган ул постта.
Ул шулай ук дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнгән һәм хәзер «дөньяга гаделлек күзлеге аша караучы» махсус хәрби операция ветераннарының эшкә кушылуын гаять зур өстенлек дип атады.
«Иң мөһиме, катлаулы вазгыятьтә тиз арада дөрес карарлар кабул итәргә, карарлар һәм гамәлләр өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга өйрәнгән, дөньяга ватанпәрвәрлек һәм гаделлек күзлеге аша караучы егетләр киләчәк. Теләсә нинди эштә бу һәрвакытта да зур өстенлек», - диде Камалетдинов.
Свежие комментарии