На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Казанда «ЭНЕРГОПРОМ-2025» халыкара форумы башланды

Бүген Татарстан башкаласында «ЭНЕРГОПРОМ-2025» Казан халыкара энергетика форумы башланды. Аны уздыру мәйданчыгы итеп «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы сайланган.

«Электр энергиясенә ихтыяҗның үсүе, шулай ук электр энергиясен куллануның артуы – бу, мөгаен, безгә якын арада хәл итәргә туры киләчәк төп мәсьәләдер», – дип белдерде Россия энергетика министры Сергей Цивилев, форум кунакларын сәламләп.

Ул билгеләп үткәнчә, бу эш тармак хезмәткәрләренең көчен берләштерүне таләп итә. Цивилев шулай ук энергетика буенча мондый форумнар даими рәвештә үткәрелүен искәртте. Шул ук вакытта, ул Казан форумының Россиядә әйдәп баручы чараларның берсе булачагына ышана.

Үз чиратында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов энергетикадан башка бер генә икътисадның да перспективасы юк, дип белдерде.

«Бу мәйданчык галимнәр, экспертлар, энергетика компанияләре җитәкчеләре һәм чит ил партнерларын уртак диалог алып бару өчен җыярга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Ул быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителүен искәртте һәм энергетикларның бу җиңүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин да кунакларга һәм форумда катнашучыларга сәламләү сүзләрен юллады, ул моңарчы күрелмәгән санкцияләр шартларында мондый очрашуларның әһәмияте тагын да артуын искәртте.

«Ягулык-энергетика комплексы Россия икътисадының мөһим өлеше булып тора. Бүген тармак алдында стратегик бурычлар тора, миллионлаган гражданнарның иминлеге һәм технологик суверенитетка ирешү нәкъ менә шуларга бәйле. Барыннан да элек, бу илебезнең энергия куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, энергия ресурсларының эчке базарын үстерүгә һәм экспорт потенциалын гамәлгә ашыруга кагыла», – диелә Мишустинның мөрәҗәгатендә.

Сүзен йомгаклап, ул тармак инфраструктурасын төзү һәм модернизацияләүне дәвам итү, шулай ук аңа инновацион чишелешләр кертү һәм яңартыла торган энергия чыганакларын куллануны киңәйтү мөһим, дип искәртте.

Ссылка на первоисточник
наверх