Аксубай районы Иске Кармәт авылында гомер итүче Александра Петровна Трофимовага 100 яшь тулды. Бер гасырлык юбилей көнне өйдә бәйрәмчә иде, кунаклар да күп булды. Иртән Трофимовлар йортына район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов килде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Трофимовлар гаиләсе өчен бу көн – бик истәлекле.
Россиянең төрле почмакларыннан шалтыраттылар, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды. Ә юбилярның гаиләсе зур – алты баласы тугыз онык һәм 18 оныкчык бүләк иткән. Кадерле кешеңнең олы яшьтә сәламәт һәм үз акылында булуын күрү һәркем өчен зур бәхет.«Хөрмәтле Александра Петровна, Сез җиңел булмаган юл үткәнсез, үз гомерегездә күпне күргәнсез, күпне кичергәнсез. Тормышта яхшы зиһен белән һәм үзен яхшы хис итеп, йөз еллык чикне узу бик сирәк кешегә генә насыйп була. Безнең районда андыйлар бик аз. Сезне сәламәтлектә һәм күтәренке кәефтә күрү безнең өчен бик күңелле. Сезне юбилеегыз белән тәбрикләп, сәламәтлек, бәхетле картлык телим. Якыннарыгызны шатландырып тагын күп еллар яшәгез», – дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчесенә район җитәкчесе.
Алмаз Мингулов РФ Президенты Владимир Путинның истәлекле дата уңаеннан бәйрәм юлламасын укыды, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын, район Башкарма комитетының Рәхмәт хатын ирештерде, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Александра Трофимовага Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына юбилей медален тапшырды.
Тантана сәбәпчесен Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов, авыл мәдәният йорты, Хәсән Туфан музей-йорты хезмәткәрләре йөз еллык юбилее белән җылы котладылар. Аның хөрмәтенә шигырьләр, фронт җыры яңгырады.
Юбиляр игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт әйтте һәм үзенең яраткан «Тоткын» шигырен укыды.
«Әниебезнең сәламәт һәм янәшәбездә булуы белән без бик бәхетле», – диләр юбилярның балалары.

Фото: © http://aksubayevo.ru/
Свежие комментарии