На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Ульяновск Татар мәдәният үзәгендә татар халык театрларының унынчы төбәкара фестивале узды

Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың Халык театрларының төбәкара фестивале турындагы язмасы чыкты.

«Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә үзешчән татар халык театрларының Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге унынчы төбәкара фестивале узды. Халыкара театрлар көнендә сәхнә осталары ике ай барган фестивальне рәсми рәвештә ябу тантанасында катнаштылар.

Театр сәнгатен сөючеләр хәзер инде традициягә кергән фестиваль кысаларында барлыгы унике спектакль карады. Сембер сәхнәсендә өлкәбезнең дүрт театр коллективы һәм Татарстанның Тәтеш, Апас, Менделеевск, Буа районнары артистлары чыгыш ясады.

Фестивальнең унынчы сезонын башлап җибәрү хокукы Татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче Б.Тарханов исемендәге халык театрына бирелгән иде. Венера Хусаинова җитәкчелек иткән коллектив тамашачыга язучы Ләйсән Әмирова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Яратам! Бетте, китте!» комедиясен күрсәтте. Венера Шәфкать кызының режиссура буенча тәҗрибәсе аз булса да, коллектив уңышлы гына чыгыш ясады. Милләттәшләребез аларның оста уйнауларын яратып кабул итте һәм алкышларга күмде.

Фестиваль Иске Кулаткы район мәдәният йортының татар халык театры чыгышы белән тәмамланды. Алар репертуарларын баетып, көн кадагына – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына туры килгән спектакльне сайлаганнар. Үзешчәннәр Гөлшат Зәйнашева әсәре буенча «Чиккән яулык» драмасын сәхнәләштерделәр.

Әллә кайдан күренеп тора: искекулаткылылар фестивальгә ныклап әзерләнеп килгәннәр. Быел мәдәни үзәк сәхнәсендә өлкәннәр белән бергә яшь артистлар да имтихан тотты һәм һич кенә дә сынатмадылар.

Театрның режиссеры Наилә Мулюкова белдерүенчә, яшьләр театрда уйнарга бик теләп ризалашканнар.

«Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле күренешләрдә ир-атлар роле күбрәк шул. Үзегез беләсез инде, гел эш белән мәшгуль булган көчле затларны сәхнәгә чыгаруы авыр. Шуңа күрә быел да ир-ат артистларга кытлык сизелде»,- ди Наилә Адельхан кызы.

Ә менә Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының «Бердәмлек» халык театры коллективында мондый проблема бөтенләй юк икән.

«Авылдашларыма бик рәхмәтлемен. Яңа спектакльгә рольләр бүлгәндә бер дә аптырап тормыйм – кайсы авылдашымның холкы геройныкы белән тәңгәл килә, шуны өенә барып чакырам. Беркемнең дә спектакльдә катнашырга каршы килгәне юк әле. Рәхәтләнеп бергәләп уйныйбыз»,- дип горурланып сөйләде театрның режиссеры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова.

Быел «Бердәмлек»леләр дә сугыш темасына өстенлек биргәннәр. Алар драматург Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» әсәрен сәхнәләштерделәр. Исәнтимерлеләр әлеге фестиваль белән генә чикләнмичә, тирә-күрше авылларда, Димитровград шәһәрендә дә чыгыш ясарга җыеналар.

Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йорты карамагында эшләп килүче «Нур» халык театры быел фестивальгә яңалык кертте, аның географиясен киңәйтеп җибәрде. Алар язучы һәм драматург Зөлфәт Хәкимнең «Әниемнең җылы кочагы» драмасын Тимерьюл районында яшәүче милләттәшләребезгә күрсәттеләр. «Нур» коллективы ел әйләнәсендә бер урында гына таптанмый – өлкәбезнең татар авылларына барып, театр сәнгатенә сусаган тамашачыга рухи азык бүләк итәләр.

Театрның режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова сөенечле хәбәре белән дә уртаклашты – тиздән «Нур»лылар мәркәзебез Казан сәхнәсен яулаячаклар.

«27 апрельдә Казанның затлы «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә чыгыш ясарга җыенабыз. Җитәкчебез Җәмилә ханым – үз эшенең чын остасы, профессионал. Бик ныклап әзерләндек, һәр хәрәкәтебезне кат-кат өйрәндек. Билгеле, дулкынландыра, әмма сынатмабыз дип уйлыйм»,- дип фикерләре белән бүлеште төп рольне башкаручы Фирая Шайхутдинова.

Фестивальне рәсми рәвештә ябу тантанасында катнашучыларны Ульяновск өлкәсенең милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина, фестивальнең жюри рәисе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина фестивальдә катнашучы һәр коллективка, театр сәнгатен сөюче тамашачыга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Төбәкара фестивальне оештыручылар тарафыннан театр коллективларына дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды».

 

Ссылка на первоисточник
наверх