На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Путин гаилә ипотекасын тәртипкә салуны таләп итте

Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын тормышка ашыруга багышланган президиум утырышында гаилә ипотекасын тәртипкә салуны таләп итте, шуңа бәйле рәвештә банкларның ипотека түләүчеләрдән өстәмә комиссияләр алуына юл куймау турында белдерде.

Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ташламалы ипотека кредитларына хокукы булган гражданнар, гаиләләр барысы да аны алырга җөрьәт итми. Банклар аларга 5 – 10 процентлы өстәмә комиссияләр сала. Монда, әлбәттә, тәртип урнаштырырга кирәк. Өстәвенә, дәүләт банкларга мондый кредитлар бирү өчен финанс ресурслары бүлеп бирә», – диде Россия президенты.

Шул ук вакытта ул, «агымдагы конъюнктура һәм макроикътисад вазгыятен исәпкә алып», торак төзелеше тукталып тору куркынычы булуын да әйтте. Илдә торак төзелеше өлкәсендә 2 меңнән артык проект аларны тапшыру срокларын 6 айга кичектереп тормышка ашырыла.

«Төзүчеләр ихтыяҗ кимү белән очраша. Ул исә, билгеле булганча, кредит бәяләре кыйммәт булу аркасында кими. Әле күптән түгел генә рекордлы күрсәткечләргә җиткән ипотека кредитлары кысыла», – дип өстәде Путин.

РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы Владимир өлкәсендә күптән түгел барлыкка килгән Доброград шәһәрендә уза. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Ул Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссияне җитәкли.

Очрашу гражданнарның торак шартларын яхшыртуга, муниципаль инфраструктураны һәм җәмәгать киңлекләрен яңартуга, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәтләр сыйфатын арттыруга, юллар челтәрен һәм җәмәгать транспорты эшен үстерүгә багышлана.

Ссылка на первоисточник
наверх