Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә Актаныш районында игелекле дә, изгелекле дә чаралар оештырыла. 1979-1989 елларда барган Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән батыр райондашлар яшәгән йортларга хәтер такталары куела. 2018 елда башланып киткән әлеге акция хәзергәчә уңышлы дәвам итә. Бүген Аеш һәм Яңа Әлем авылларында бакыйлыкка күчкән якташларыбызны искә алдык.
Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.Илфак Нурлыгаянов Аеш авылында 1965 елда 6 балалы гаиләдә туып-үсә. Яшьтән үк хәрби тормышка кызыга, хәтта сеңелесенә сөйләгән әкиятләре дә сугыш турында була аның.
Актаныш районының Әфганчылар оешмасы Аеш авылында Илфак Нурлыгаянов яшәгән йортка хәтер тактасы куйдылар. Тантаналы чарага кадәр батыр солдатыбыз җирләнгән авыл зиратына барып изге дога кылдылар, тыныч йокла, дустыбыз, дип кызыл канәферләр салдылар.
Актаныш районында әфган сугышын кичкән 63 батыр бар. Аларның да саны елдан-ел артуга таба түгел.
Хәтер тактасы ачу тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, әфганчы дусларын «Исән чакта күрешеп яшик!», – дип мондый чараларда актив катнашырга чакырды.
«Батырларыбызны онытмыйк, аларны исән чакта да, мәрхүм булгач та кадерлик. Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз окоп салкыннары, пуля сызгыруларын бүген үз җилкәләрендә татый. Алар исән-сау туган ягыбызга Җиңү белән кайтсыннар!» – диде һәм Илфак Нурлыгаяновның гаиләсенә, әфганчылар оешмасы активистларына батырыбызның истәлеген саклаган өчен рәхмәт белдерде.
Свежие комментарии