На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Саба районында легендар урманчы истәлегенә чаңгы ярышлары булды

Саба районы Лесхозда легендар урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы истәлегенә багышланган ярышлар быел районда 23нче тапкыр үткәрелде. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәридә Вилданова яза.

Әлеге бәйге сигез район территориясенә урнашкан Саба урман хуҗалыгының Кукмара, Курса, Шәмәрдән, Мишәбаш, Сабабаш, Ленин урманчылыклары һәм селекция–орлыкчылык үзәге, агач эшкәртү цехы, идарә аппараты коллективларын берләштерде.

Иң элек Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Рәхмәтуллин ярышта катнашучыларны сәламләп, бәйгенең имин, күңеле үтүен теләде. «Остазыбыз, хезмәтебезгә ныклы нигез салып калдырган Нургали Миңнеханов истәлегенә үткәрелә торган традицион ярышлар егерме елдан артык дәвам итә. Быелгы ярышларда укучылар – мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнашучы аеруча куанычлы. Районда 23 мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Бүген алар да безнең арада. Остазыбыз истәлегенә узучы ярышларда 70тән артык чаңгычы стартка басачак», – диде ул.

Ярышлар өч этапта уздырылды. Иң элек 1 километрлы арага старт сызыгына мәктәп урманчылыклары кызлары басты. Алар арасында иң җитезе һәм Кубок иясе булып Айгөл Исмәгыйлова танылды. Егетләр арасында әлеге дистанциядә беренчелекне Лесхоз мәктәп урманчылыгыннан Азамат Зәйнетдинов яулады. Коллективлар арасында өченче урынны агач эшкәртү цехы, идарә аппараты икенче урынны, беренчелекне Сабабаш урманчылыгы яулады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх