На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Чирмешәндә Дәүләт Думасы депутаты махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Чирмешәнгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килде. Ул район Советы депутатлары, район активы һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Айдар Метшин эш сәфәрендә район мәдәният йортына җыелган чирмешәнлеләрне илдәге вазгыять белән таныштырды.

Махсус хәрби операциядәге якташларга, аларның гаиләләренә, якыннарына ярдәм итү чараларын эзләргә кирәклеген әйтте депутат. Аннан кайткач та хәрбиләрнең яклауга, ярдәмгә мохтаҗ булуларын билгеләп үтте.

Айдар Метшин һәм район башлыгы Рамил Айбатов махсус хәрби операциядә яраланып ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты, чәй табыны артында аларның һәрбесе белән якыннан танышып, гозер-үтенечләрен тыңлады. Алар арасында өлешчә мобилизация буенча, контракт төзеп китүчеләр дә бар. Кемгә нинди ярдәм кирәклеге белән дә кызыксындыул.

Бер хәрби туган авылында сатып алынган йортын җылытып тышлауда ярдәм сорады. Махсус хәрби операциядә яраланган егетләргә эшкә урнашуда һәм яңа һөнәр үзләштерүдә дә киңәшләрен бирде депутат.

Район мәдәният йортына килгән кунаклар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары истәлегенә ясалган күргәзмә белән дә танышты. Биредә батыр якташ хәрбиләрнең гаиләләренең фотолары урын алган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх