На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Донецкида республикакүләм ифтар узды

24 мартта Донецкида республикакүләм ифтар узды. Ул РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Рамазан Кәрим» Бөтенроссия акциясе кысаларында хәйрияче Сөләйман Кәримов биргән акчага оештырылды, дип хәбәр итә РФ мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

Ифтарда оешманың Казыйлар советы әгъзасы Илдус Исхаков РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагин җавап сүзе белән чыгыш ясады.

Равил Гайнетдин исеменнән мөселманнарга «Рухи бердәмлек өчен» медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Снежное шәһәре мөселманнарының «Исламия» җирле дини оешмасы имам-хатыйбы, Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Шамил Богданов, Шахтерск шәһәренең «Әс-сәлам» җирле мөселман оешмасы имам-хатыйбы Рәүф Бәдретдинов һәм Донецк Җәмигъ мәчетен карап торучы Айваз Ширинов медальләр белән бүләкләнде.

Россиянең чәчәк атуын теләп, Ватанны саклаучы хәрбиләр исәнлегенә дога кылдылар, Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде. Дагыстаннан килгән кунак Юсуп Асхабалиев нәшидләр башкарды.

Ифтарда Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең (Донецк мөхтәсибәте) мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, Луганск Халык Республикасы мөселманнары, хәрбиләр һәм махсус хәрби операция ветераннары катнашты. Ифтар кунаклары арасында Донецк шәһәре муниципаль округы башлыгы аппараты җитәкчесе Анна Лаврушко, Донецк Халык Республикасы башлыгы һәм Хөкүмәте хакимиятенең иҗтимагый сәясәт идарәсенең милли сәясәт, диннәр һәм казаклык бүлеге җитәкчесе Владимир Савицкий, Чечен Республикасы мөфтие урынбасары Супьян Корбанов, Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Наил Коләхмәтов, Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Игбал Акперов, Дагыстан Республикасы мөфтие ярдәмчесе Әхмәд Надирбегов, Донецкидагы Онкология үзәгендә Барлык изгеләр храмы (Донецк) настоятеле, протоиерей Алексий Боднар, Донецк Халык Республикасы баш раввины Арье Шварц, «Умеренность и созидание» үзәге директоры Сергей Зязин, «Аиша» Халыкара хатын-кызлар клубы җитәкчесе Мәрьям Бариева, Мордовия Республикасы татар бизнесменнары клубы вәкилләре һәм башкалар бар иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх