На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Галимә Флера Ганиева белән хушлаштылар: Бөтен гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлады

Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева белән хушлашу мәрасиме булды. Аны соңгы юлга озатырга дип татар җәмәгатьчелеге – хезмәттәшләре, шәкертләре, якыннары җыелган иде.

  • Флера Ганиева кичә озакка сузылган авырудан соң вафат булган иде.

«Игътибар итегез: көн кояшлы, күк тә аяз. Һава торышы да нәкъ Флера Әкрамовнаның үзе кебек. Ул яхшы кеше иде, бөтен гомерен соңгы көненә кадәр милләткә хезмәт итүгә багышлады. Биредә фикердәшләре, хезмәттәшләре, соңгы көнгә кадәр аның белән аралашып йөргән кешеләр җыелды. Үзе әйткәнчә, ул беркайчан да ялгыз булмады. Аның янәшәсендә дуслары, шәкертләре, җәмәгатьчелек булды. Милләт язмышына битараф булмыйча, һәрдаим Бөтендөнья татар конгрессы белән дә, читтә яшәүче милләттәшләребез белән дә аралашып, күрешеп яшәде», –диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров.

Әдәбият галиме, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов Флера Ганиева белән 1959 елдан бирле таныш булуын әйтте. «Ул миннән бер яшькә кече булса да, ике ел алдан укырга кергән иде. Шул вакыттан бирле без аның белән бер чорда укыдык, ярты гасырдан артык бергә эшләдек. Флера ханым лаборант, ассистент-укытучы иде, аннан соң Татар дәүләт гуманитар институтының җитәкчеләренең берсе дә булды. Чын мәгънәсендә уңган-булган хатын, нәрсәгә генә тотынса да, аны башкарып чыга. Студентларын да тәртипкә өйрәтте – таләпчән дә иде», – диде ул.

«Флера Әкрамовна әдәбият белеме өлкәсендә нәтиҗәле эшләгән иң зур галимнәребезнең берсе иде.

Азат абый Әхмәдуллин белән алар әдәбият теориясе буенча студентларыбыз өчен дәреслек әзерләү юнәлешендә бик тырышып, булсын дип, эшләделәр. Чөнки әдәбият теориясен русча язылган, рус әдәбияты нигезендә эшләнгән дәреслекләр буенча укыта идек. Ә Флера Әкрамовна – шушы эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе», – диде әдәбият галиме, КФУ профессоры Фоат Галимуллин.

«Безнең мирас» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Флера Ганиеваның шәкерте булуын әйтте. «Без журналистика бүлегендә укыдык. Каләм әһеле – язучы булып китүебездә Флера Әкрамовнаның өлеше бик зур дип саныйм. Хәзер дә искә алам: беренче дәрестә ул Хәсән Туфан турында бик яратып, җылы итеп мәгълүматлар сөйләгән иде. Җыр белән хисләнеп яшәгән – бу тикмәгә генә түгел, без филармония, Камал театрында очраша идек. Бик яратып йөрде. Якты, матур йөзле булды. Ул безнең хәтердә якты кеше булып калды. Эш аты була торган шәхесләр бар, Флера апа эш өчен янып яши торган күренекле галимәбез иде», – диде ул.

ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов галимәнең күпләр өчен остаз, якын дус булуын билгеләп үтте. «Кадерле кешебезне соңгы юлга озатабыз. Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге, галимнәре исеменнән, татар җәмәгатьчелегенең тирән кайгысын уртаклашам. Флера Әкрамовна минем гаиләм өчен бик тә якын кеше, үзе дә безне якын күрде. Татар дәүләт гуманитар институтының беренче көненнән үк кулга-кул тотынып эшләдек. Быел апрель аенда аның 85 яшьлек юбилеен тар гына даирәдә матур гына үткәрдек», –дип искә алды ул.

Филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков татар дөньясы, фән дөньясы, мәгариф системасы өчен зур югалту икәнен әйтте.

«Арабыздан милләтпәрвәр шәхесебез китеп барды. Безгә Флера апа кебек кешеләр үрнәк булып торды, без аның кебек булырга тиеш, үз алдыбызга шундый максат куйыйк. Соңгы көненә кадәр дәреслекләр белән шөгыльләнде. Эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды. Үзеннән соң да шундый шәкертләрне калдырырга тырышты. Аның эше дәвам итәргә тиеш», – диде ул.

Флера Ганиева белән хушлашуда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, институтның мөгаллимнәре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре, ветеран-укытучылар, язучылар һ.б. бар иде. Җеназа намазын Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров укыды. Флера Ганиева Кадыш бистәсендә әнисе кабере янында җирләнде.

  • Флера Әкрам кызы Ганиева – 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх