На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Фирдүс Тямаев: Безнең дә бик күп дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашкан артистларыбыз бар

Әле күптән түгел Казанда «Яңа дулкын» җыр фестивале тәмамланды. Беренче тапкыр Татарстан сәхнәсендә узган бу фестивальдә татар җырчылары катнашмады. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та моңа карата үз фикерләрен белдерде.

«Әлбәттә, фестивальдә Татарстаныбыздан берәр артист катнашса, күңеллерәк булыр иде.

Безнең өчен бу – хыял гына инде, әлбәттә. Тик белеп булмый, бәлки, якын киләчәктә проектка яңалык кертерләр. Ул очракта, федераль дәрәҗәдәге артистлар янәшәсендә безнең җырчылар да чыгыш ясый алса, бик зур бәхет булыр иде.

Безнең дә бик күп дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашкан артистларыбыз бар.

Мин барган көнне, экраннардан күрсәтү өчен төшерү сәбәпле, бөтен артистлар фонограммага җырлады. Берсен дә тере тавышка тыңламадым. Ә бәлки, аларның кайберләре безгә җитеп тә бетмидер? Безнең дә көчле тавышлы артистларыбыз күп. Шул ук Алинә Шәрипҗанованың тавышы начармы? Филүс Каһировның? Татарстан Рәисе катнашындагы бәйрәмнәрдә еш җырларга туры килә безгә. Анда бик яхшы квартетларны, профессиональ дәрәҗәдә башкаручыларны күп күрәм. Безнең дә профессиональ җырчылар әзерли торган уку йортларыбыз, консерваторияләребез бар. Әгәр артистларыбыз турында фикер шундый гына икән, димәк, безнең уку йортлары да яхшы җырчылар әзерләми булып чыгамы?

Болай үзе бик уйланылган, күп акчалар түгелгән проект. Безгә үрнәк алырлык. Әмма шул ук костюмнарны алсак та, мин үзебезнең татар артистларын да артта калган артистлар дип санамыйм. Аллаһка шөкер, техник якны да үстерергә тырышабыз.

Әлеге чараның Казанда узуы – безнең өчен бәхет.

Безгә моны эләктереп алып, татар артистлары белән дә шундый ук дәрәҗәдәге фестиваль оештырырга кирәк. «Татнефть» кебек эре оешмаларыбыз, бәлки, спонсорлык ярдәме дә күрсәтер», – ди ул.

Җырчыларның «Яңа дулкын» фестиваленә карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина язды.

  • «Яңа дулкын» узды, ә сүзләр калды: татар артистларының фестивальгә карата фикерләре

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх