РФ Мәгариф министрлыгы педагогик хезмәткәрләрнең намусын һәм абруен яклау советын гамәлгә куйды. 657 номерлы боерык 2025 елның 10 сентябрендә имзаланды, дип хәбәр ителә ведомствоның рәсми сайтында.
«Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2025 елның 10 сентябрендәге 657 номерлы боерыгы белән педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри намусын һәм абруен яклау советы оештырылды», - диелә Мәгариф министрлыгы хәбәрендә.
Совет төбәк комиссияләреннән килгән катлаулы һәм бәхәсле ситуацияләр турындагы гаризаларны караячак, шулай ук укытучыларның һөнәри намусын һәм абруен яклау буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Органның барлык карарлары да киңәш характерында булачак.
Совет составына РФ Мәгариф министрлыгы, Гомумроссия мәгариф профсоюзы, башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар кергән.
Советның рәисләре итеп РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Гомумроссия мәгариф профсоюзы рәисе Лариса Солодилова билгеләнгән, ә аларның урынбасарлары итеп министр урынбасары Ольга Колударова һәм Профсоюз рәисе урынбасары Михаил Авдеенко расланган.
Моңарчы төбәкләргә укытучылар, ата-аналар һәм укучылар арасындагы конфликтларны җайга салу өчен педагогларның һөнәри намусын яклау комиссияләре булдырырга киңәш ителгән иде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии