На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Татарстанның Буа районында түбән урыннардагы ике күперне су баскан

Бүген, кар күп эрегәннән соң, Зөя елгасында су күтәрелү сәбәпле, Татарстанның Буа районы Кыят һәм Черки-Килдуразы авыллары янында түбән урыннардагы ике күперне су баскан.

«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Кыят авылы янында күпер өстендә су агымы 2 см, Черки-Килдуразы авылы янында 5 см тәшкил итә.

Түбән урыннардагы күпернең конструкциясендә аның корылмаларын су басу ихтималы каралган, һәм бу ел саен шулай була да.

Тормыш тәэмин итүдән аерылган торак пунктлар юк. Бәхеткә, торак йортларны су басмый һәм кешеләрне эвакуацияләү таләп ителми.

Күперләр буенча хәрәкәт ябылган, тыю билгеләре һәм коймалар куелган.

Ссылка на первоисточник
наверх