ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ульяновск шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар округ төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Моннан тыш, утырышта традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Утырыш алдыннан Идел буе Закон чыгару җыелышлары рәисләре Ульяновск авиакөллиятендә булды, анда төрле төрдәге очу аппаратларын эшлиләр, конструкциялиләр һәм җыялар. Моннан тыш, көллият ресурс үзәге буларак эшли, анда иң киң кулланылыштагы пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү өлкәсендә белгечләр һәм укытучылар әзерлиләр. БПЛА бүген юл, авыл һәм урман хуҗалыгында, төзелештә, транспортта, файдалы казылмалар чыгаруны контрольдә тотуда, әйләнә-тирә мохитне мониторинглауда уңышлы файдаланыла.
Көллият базасында инженерлар һәм мөгаллимнәр белән очрашуда яшьләрне ничек итеп массакүләм оча торган машина белән идарә итәргә өйрәтү, булачак БПЛА белгечләрен өйрәтүче мастерларга һәм остазларга ничек ярдәм итү турында сүз барды. Тармакта кадрлар белән тәэмин итү проблемасы бар. Шул исәптән педагогик составта да.
Узган елның маенда Ульяновск авиакөллияте базасында пилотсыз авиация системасын эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә педагогларны практик әзерләү программасы старт алды, анда беренче булып Марий Эл һәм Мордовия республикаларыннан, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән 400 укытучы катнашты. Проектны гамәлгә ашыру грант ярдәме һәм федераль бюджеттан субсидияләр бирү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Идел буе төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү стратегиясе - закон чыгаручылар өчен мөһим тема.
Свежие комментарии