Бүген, кар күп эрегәннән соң, Зөя елгасында су күтәрелү сәбәпле, Татарстанның Буа районы Кыят һәм Черки-Килдуразы авыллары янында түбән урыннардагы ике күперне су баскан.
«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Кыят авылы янында күпер өстендә су агымы 2 см, Черки-Килдуразы авылы янында 5 см тәшкил итә.
Түбән урыннардагы күпернең конструкциясендә аның корылмаларын су басу ихтималы каралган, һәм бу ел саен шулай була да.Тормыш тәэмин итүдән аерылган торак пунктлар юк. Бәхеткә, торак йортларны су басмый һәм кешеләрне эвакуацияләү таләп ителми.
Күперләр буенча хәрәкәт ябылган, тыю билгеләре һәм коймалар куелган.
Свежие комментарии