На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда елгаларның боздан иртәрәк ачылуын көтәләр

Быел Татарстанда елгалар гадәттәге күпьеллык сроклардан 19-20 көнгә иртәрәк боздан ачылыр дип фаразлана. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгендә узган матбугат конференциясендә РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова шулай дип белдерде.

«Күпер астындагы участоклар аеруча куркыныч, алар хәтта кышын да катып бетми. Шулай ук кечкенә елгаларның боздан ачыла башлавын күзәтәбез инде. Боз астына төшеп киткән корбаннар да бар», - дип сөйләде спикер.

Ведомство мәгълүматлары буенча, узган ел ахырыннан бүгенге көнгә кадәр тугыз кеше боз астына төшеп киткән инде. Кагыйдә буларак, күбесенчә бозга махсус техникада кергән кешеләр шундый һәлакәткә юлыга.

Ссылка на первоисточник
наверх