Бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе киңәшчесе Әмирхан Әмирханов «Кар барсы: дәүләт, бизнес һәм җәмгыять көчләрен берләштерү» стратегик сессиясендә кар барсын саклау турында яңартылган программаны эшләү буенча Татарстан инициативасын хуплады.
Сессия Казанда кар барсын саклау мәсьәләләре буенча халыкара конференция кысаларында уза.«Зур мәчеләрнең сирәк төре – Россиянең һәм ул яши торган ил субъектларының Кызыл китабында. Ул Бөтендөнья табигатьне саклау берлегенең кызыл исемлегендә», - дип искәртте спикер.
Әмирханов билгеләп үткәнчә, Россиядә кар барсын саклау стратегиясе расланган. Ул сирәк төрләрне саклау буенча мөһим эш пунктларын санап чыкты. Бу халыкара хезмәттәшлекне үстерү, норматив-хокукый базаны камилләштерү, аеручы сакланыла торган табигать территорияләре челтәрен камилләштерү, фәнни тикшеренүләр, халык белән экологик агарту эше һәм башкалар.
Россия Федерациясендә барсларны законсыз аулау өчен җаваплылык көчәйтелгән, дип өстәде ул. Хайваннар контрабандасы өчен җинаять җаваплылыгы кертелде.
«Без сроклар буенча кар барсын саклау турындагы глобаль программаны гамәлгә ашыруны төгәлләдек . Татарстанның кар барсын һәм аның яшәү урыннарын саклау буенча яңартылган программаны эшләүгә керешү инициативасын һәрьяклап хуплыйм», - диде Әмирханов.
Кар барсын саклау мәсьәләләре буенча халыкара конференция 14-15 мартта Казан Ратушасында уза. Аның эшендә территорияләрендә кар барсы (ирбис) яши торган 12 илдән 180 кеше катнаша. Алар - Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакистан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан. Кар барсын саклау мәсьәләләре буенча халыкара бергәлек мондый форматта соңгы елларда әле җыелмаган иде. Кар барсы популяциясен саклап калу «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә.
Свежие комментарии