На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Я конечно понимаю, что по татарски не понимаю. Но есть русский язык, на котором понимают все более, чем 150 националь...Рөстәм Миңнеханов...
  • венедиктплюхин
    перевести лениво.Удмуртиядә яшәүче...
  • венедиктплюхин
    Траслейт , плиз, ин рашен.Фәрит Мөхәммәтшин...

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсен оештыруга 4 млн сум тотылачак

Татарстанның Лаеш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсен оештыру һәм үткәрү 4 млн сумга төшәчәк. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында тендер материалларында бастырылган.

Ул акчага 400 кешегә иртәнге аш һәм төшке аш оештыру, шулай ук машина йөртүче 200 кешене ашату планлаштырыла.

Тантаналы төшке аш менюсына Цезарь салаты, тавык белән токмачлы аш, бәрәңге боламыгы белән бефстроганов, туралган ризыкларның берничә төре кергән. Шулай ук чәй янына чәкчәк, кош теле, бавырсак, туралган сыер итеннән өчпочмак һәм кара җимеш пирогы тәкъдим ителә.

Концерт программасы планлаштырылган, педагоглар өчен ким дигәндә 3 вокалист һәм 3 вокал-инструменталь коллектив чыгыш ясаячак.

Акча шулай ук 30 чәчәк бәйләменә, шулай ук сәхнәне бизәүгә һәм тере чәчәкләрдән композициягә тотылачак. Август киңәшмәсенә Лаеш районында презентацион ролик төшерелә, чарада фотога һәм видеога төшерү оештырыла.

Август киңәшмәсенең төгәл көне билгеләнмәгән, якынча агымдагы елның 15 августында булырга мөмкин.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх