На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Людмила Белоусова: «Керәшен чибәре» бәйгесенә әзерлекле кызлар килә

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова республика күләмендә уздырыла торган «Керәшен чибәре» бәйгесендә әзерлекле кызлар катнашуын искәртте. Бу турыда ул Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Керәшен чибәре – 2024» бәйгесенең әзерлек этабы кысаларында әйтеп узды.

«Катнашучыларның саны 30дан артып киткән еллар да бар иде. Ул вакытта бәйге берничә турда үтте. Һәрбер турда жюри катнашучыларның иң яхшыларын сайлап алып, ахыргы турга 10лап кыз гына калдыра иде. Алга таба катнашучы кызларга таләпләр үсте. Чөнки бәйгегә әзерлекле кызлар килә башлады. Шуннан соң кастинг оештырып сайлап алып, әзерлек этаплары үткәрә башладык», – дип сөйләде Людмила Белоусова.

Аның сүзләренчә, Республика керәшен оешмасы барлыкка килгәч, «Питрау» да «Уяв», Семык», «Гырон быдтон», «Каравон», «Ивана Купала» бәйрәмнәре кебек үк рәсми рәвештә республикакүләм статусын алды һәм «Керәшен чибәре» дә бүгенге дәрәҗәсенә күтәрелде. Бәйгенең 26 еллык тарихы бар.

28-30 июнь көннәрендә «Керәшен чибәре – 2024» бәйгесенең әзерлек этабында Татарстанның Алексеевск, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Чаллы һәм Башкортстанның Бакалы районыннан килгән кызлар катнашты. Алар җыр, бию сәнгате буенча мастер-классларда катнашты, психолог белән очраштылар, конкурсның гимнын яздырды, финалга әзерләнде.

Бәйгенең финалы 13 июль көнне XXVI «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияты фестивале кысаларында Мамадыш районының Җөри авылында үтәчәк. Биредә Татарстан күләмендә «Кряшен чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» титулы ияләре билгеле булачак.

  • «Татар-информ» журналисты Милена Новикова да «Керәшен чибәре» бәйгесенең финалында катнаша.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх