На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...
  • Наталья Котельникова
    Это что за фигня?Алабуганың үзәк ч...

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ике малайның - Мирон Нагуманов һәм Әскәр Бәдредтиновның хыялын чынга ашырды. Балалар автоинспекторлар эше белән танышырга һәм патруль автомобилендә йөрергә хыялланган. Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә балаларның теләкләрен үтәгән.

Бу хакта https://tat.e-nkama.ru сайтында хәбәр ителә.

Очрашу барышында полиция хезмәткәрләре малайларга үз хезмәтләре, ЮХИДИ оешу тарихы, юлларда иминлекне тәэмин итеп, көн саен башкарган бурычлары турында сөйләде. Яшь түбәнкамалылар бер көнгә автоинспекторга әверелде һәм хезмәтнең үзенчәлеген эчтән өйрәнде.

Очрашу азагында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Мирон белән Әскәрне Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, кышкы каникул вакытында иминлек кагыйдәләрен искә төшерде, эш машинасында шәһәр юллары буйлап йөрде һәм бүләкләр тапшырды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх