На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Актанышның Тыңламас авылы хоккей командасы хәрбиләр истәлегенә багышланган турнирда җиңде

Актаныш районы Тыңламас авылының хоккей командасы Башкортстанның Илеш районы Кужбахты авыл җирлегендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбызга багышланган хоккей турнирында катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Бу чара спорт вакыйгасы гына түгел, ә барыбызның да тынычлык һәм илебез иминлеге өчен гомерләрен биргән яугирләребезгә хөрмәт һәм истәлек билгесе дә булды.

Уен нәтиҗәләренә килгәндә, Тыңламас командасы бирешмәде, алкалы хоккейда матур уен күрсәтеп 1 урынны яулады.

«Оештыручылар барлык катнашучыларга, тамашачыларга шундый мөһим максатны күздә тоткан спорт ярышына килгән һәркемгә рәхмәт белдерде. Авыл спортчыларының тырышлыгы һәм ярдәме безнең геройларыбыз турында истәлекләрне хәтердә тотарга, сакларга ярдәм итә», – диелгән хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх