Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеген хәзер Рабис Сәлахов җитәкләячәк. Бүген Берлекнең Татарстан бүлеге җыенында яңа җитәкче сайлап куелган.
«Берлеккә яңа идарә сайланды. Җыенда яшьләр белән эшне көчәйтү турында сүз алып барылды. Идарәдә дә яшьләр артты», дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгының бүлек җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов.
Берлектә Яшьләр секциясен танылган сынчы Зөлфия Мөхәммәтьянова җитәкли һәм алга таба яшьләр белән эшләү юнәлешендә эш җанланыр дип өметләнә җыенда катнашучылар.
Муниципаль районнар белән актив эшләүче рәссам Мөдәррис Мөхетдинов Татарстан Рәссамнар берлегеннән чыгып Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегенә күчкән.
Рәссамнар берлегенең утырыш Татарстан Мәдәният министрлыгының Конференцияләр залында үткән.
- Татарстанның халык рәссамы Рабис Сәлахов тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан. Рәссамның эшләре Татарстанның рәсем сәнгате дәүләт музее, «Казан» милли мәдәни үзәге (хәзерге Казан шәһәре Музей комплексы), «Эрмитаж-Казан» үзәге, Чаллы, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрнең Картиналар галереясе фондларында, Болгар дәүләт музей-тыюлыгында, шулай ук ерак һәм якын чит илләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.
-
Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеген алдарак Анатолий Крылов, аннан алда Илнур Сираҗиев җитәкләгән иде.
Свежие комментарии