Мөслим районында яшәүче Шәриповлар гаиләсе башлыгы юл һәләкәтенә эләгеп, йөрү сәләтен югалтканнан соң, өй җиһазлары ясау белән шөгыльләнә башлый һәм улларын да шул кәсепкә җәлеп итә. Бүген алар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда катнашты.
«Безнең эш башлавыбызга 17 ел гомер узып китте: башта мине энем өйрәтте, аннан соң мин эшебезне олы улыма тапшырдым һәм бәләкәй улым Диас та килеп кушылды.
Бүгенге көндә алар үзләренең цехларында эшлиләр, мин үземнең остаханәдә ашханә җиһазлары ясыйм», – диде Мияссәр Шәрипов.Тормыш иптәше Миләүшә Шәрипова газ операторы булып эшли. «Минем газ операторы булып эшли башлавыма инде 21 ел булды. Бу – бик куркыныч та, җаваплы да эш, әмма үземә рәхәтлек китергән һөнәр», – ди ул.
2015 елда Шәриповлар гаиләсе «Гаилә һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнә. Аларның ике уллары һәм өч оныклары да бар.
«Хатын-кыз – ул гаиләнең учагын, аның җылылыгын саклаучы. Әлеге сәләт хатын-кызга тумыштан ук бирелә, һәм җылылыкны ул гаиләсеннән күрә. Без гаиләдә дүрт кыз һәм бер малай үстек. Безнең әнкәебез бик ягымлы, әйбәт булды, кирәкле вакытта усал да, кырыс та, тәлапчән дә була белде. Тормышта югалып калмау әнкәйдән алынган соңгы өч сыйфат ярдәмендә булгандыр. Язмыш безнең тезебезгә китереп сукса да, без югалып калмадык, аның якасына ябыштык», – ди Миләүшә ханым.
Свежие комментарии