Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының элеккеге башлыгы Сергей Мироновка арест срогын 18 августка кадәр озайттылар. Чик кую чарасын озайтуны берьюлы өч прокурор тәкъдим итүче гаепләү ягы сорады.
«Чик кую чарасын йомшаграк чарага алыштыруны сорыйм. Бөтен утырышларга да йөрергә сүз бирәм. Гаепләүчеләрнең үтенечен кире кагуны һәм йомшаграк чарага алыштыруны сорыйм», - диде судка Сергей Миронов.
Мироновка коронавирус авыруын кичергәннән соң оча-бот буыннары остеонекрозы диагнозы куелган, шул сәбәпле ул хәзер култык таягына таянып йөри. Шуңа да карамастан, суд прокуратура дәлилләре белән килеште һәм Киров һәм Мәскәү районнарының элеккеге башлыгын тагын ярты елга тикшерү изоляторында калдырырга булды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Сергей Мироновны вазифаи вәкаләтләрен арттыруның берничә эпизодында гаеплиләр. Ул үзенең шоферын һәм аның туганнарын «Казан шәһәре Киров районының юлларны ремонтлау-эксплуатацияләү идарәсе» муниципаль унитар предприятиесенә актив рәвештә эшкә урнаштырган булырга мөмкин. Тикшерүчеләр версиясе нигезендә, Миронов предприятиегә китерелгән зыян өчен 2,6 миллион сум түләргә тиеш.
Моннан тыш, аны әнисенеке булган биналарны законсыз рәвештә яңадан планлаштыруда гаеплиләр. Торак булмаган өч бинаны берләштергәннәр, ә соңыннан аны зур азык-төлек продуктлары челтәренә арендага биргәннәр. Әмма яклау ягы биналарны яңадан планлаштыру белән Сергей Миронов түгел, ә кибет шөгыльләнде, дип белдерә.
Свежие комментарии