Казанның Горький шоссесында реконструкция эшләре 95 процентка башкарылган. Инде декабрьнең беренче яртысында ук машина йөртүчеләр яңартылган трасса буйлап хәрәкәт итә башлар дип көтелә. Бу хакта ТР башкаласы мэриясендә хәбәр иттеләр.
Эшчеләр юл өслеген ремонтлау, өч катлы транспорт чишелеше, борылыш элмәкләре, тротуарлар (һ.
б.) төзүне тәмамлаган. Юл асты кичүләрен тышлау һәм тимер юл күпере астындагы велосипедчылар өчен каралган тоннельне төзү эшләре дә ахырына якынлаша.Объекттагы эшләргә 86 кеше һәм 24 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, реконструкция Горький шоссесының үткәрү сәләтен ике тапкыр арттырыр дип көтелә. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Хөкүмәтенә һәм Россия җитәкчелегенә эшләрне башкарырга мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде.
«Ике ел эчендә М7 федераль трассасына илтә торган 11,5 километр озынлыгындагы юлда зур эш башкарылды. Бу – Казанда яшәүчеләрнең яраткан юнәлеше дә, алар дачаларга һәм «Салават күпере» торак районына шушы юлдан бара. Без һәм бездән соң киләчәк буыннар хыялланган тормыш юлы», - дип искәртте шәһәр башлыгы.
Свежие комментарии