Саба мөхтәсибәте район социаль яклау идарәсе белән берлектә кайгыртуга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында Илмира Галимуллина яза.
Чара Саба җәмигъ мәчете биләмәсендә Иләбәр авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гыйльмановның балалар өчен махсус әзерләнгән, дин нигезләре, дуслык, әти-әниләргә, якыннарыңа карата рәхим-шәфкатьле булу турында күркәм вәгазе белән башланып китте.
Мәйданга җыелучыларны Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, «Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин сәламләде. Чыгыш ясаучылар бәйрәмгә килүчеләрне Балаларны Халыкара яклау көне белән котлады, һәркемгә күңелле ял итәргә, спорт уеннарында актив катнашырга, яңа уку елына яңа көч тупларга чакырдылар.
Бирегә ул көнне 30га якын бала чакырылган иде. Алар арасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, кечкенәдән язмыш сынавы аша узган, әби-бабай тәрбиясендә үсүчеләр дә бар. Оештыручылар мәйданда күптөрле уеннар тәкъдим итте. Балалар чүлмәк ватты, таяк тартышты, эстафета ярышларында көч сынашты.
Уеннарда катнашучыларга район иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Иң күңеллесе – лотерея уйнату булды. Призлар арасында уенчыклар белән электр чәйнекләре, савыт-саба, шулай ук телефон өчен «зарядка җыйдыргыч», тавыш көчәйткеч «колонка»лар да бар иде. Һәр бүләкне балалар сөенеп, рәхмәт әйтеп кабул итеп алды.
Ярышлар төгәлләнгәннән соң балалар икенче мәйданга, ачык һавада әзерләнгән табын артына җыелды. Балаларны учакта пешкән пылау, камыр ризыклары, татлы эчемлекләр, җиләк-җимеш белән сыйладылар.

Фото: © http://saby-rt.ru
Свежие комментарии