На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстанда күпләп кар ява һәм буран көтелә

Бүген кич һәм иртәгә көн дәвамында Татарстанда атмосфера фронты тәэсирендә һава шартларының сизелерлек начараюы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Аерым алганда, дүшәмбе кичендә, төнлә һәм сишәмбе көндез республика территориясендә урыны белән бозлавык булуы ихтимал, буран көтелә, күз күреме 1000 метрдан кимрәк булачак.

Шулай ук көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Бу вакытта төбәк юлларында кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килә. Моннан тыш, 9 декабрь кичендә һәм 10 декабрь төнендә Татарстанда ккүпләп кар ява.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан федераль университет метеорологы Тимур Әүхәдиев фаразлавынча, бу атна башында республикада күптән көтелгән кар катламы ятачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх