Кукмара районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гәптелганиева, баш белгеч Эльмира Камалова һәм Ләйсән Габдрахманова Өлкәннәр көне уңаеннан пепчительлеккә бала алып тәрбияләүче өлкәннәрне ихлас күңелдән бәйрәм белән котладылар. Алар һәрберсе белән очрашып, хәлләрен белештеләр, җылы сүзләрен җиткерделәр.
Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.«Кадерле өлкәннәребез! Сез — безнең таянычыбыз, акыл һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы. Бигрәк тә балаларга ата-ана назын биреп, үз йөрәк җылысын кызганмыйча тәрбия иткәнегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтлебез. Өлкәннәр көне — сезгә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерү көне. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәхетле озын гомер телибез!» — диде Нурзидә Гәптелганиева.
Очрашу җылы, ихлас сөйләшүләргә бай булды. Өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән игътибарга шатланып, изге теләкләрен җиткерделәр.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии