На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Аксубай шагыйрәләренең китаплары тәкъдим ителде

Аксубай район үзәк китапханәсендә Яңа Дума авылында яшәп иҗат итүче язучы Раушания Низамованың һәм аның укучысы В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Әлфирә Галиеваның яңа басылып чыккан китапларын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Әдәби кичәдә китап сөючеләр, җирле авторларның дуслары, якыннары катнашты. Алар шагыйрәләрне яңа җыентыклары басылу белән котладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, илһамнарының сүнмәвен теләделәр.

Раушания Низамованың «Бүре киңәше» китабында кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен шигырьләр, хикәяләр һәм әкиятләр урын алган.

Әлфирә Галиеваның «Туфанга бер дога» китабында тулысынча Хәсән Туфанның 125 еллык юбилее уңаеннан аңа багышланган шигырьләр тупланган. Ә шул ук авторның «Кычкырып әйтмә» һәм «Мирзабикә» җыентыкларында әхлак, мәхәббәт, төрле язмышлар темасы күтәрелә. Берничә әсәр әдәби бәйгеләрдә җиңүче булып танылган инде.

Кичә ахырында авторлар яңа гына «табадан төшкән» китапларын автографлары белән китап сөючеләргә өләштеләр.

Чарага җан өргән үзәкләштерелгән китапханәнең әйдәп баручы хезмәткәре Фәһимә Гатина иҗат уты белән янучыларга китапханәләр үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде, алга таба да уңышлар теләде.

Кичә күңелле һәм шул ук вакытта эшлекле шартларда узды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх