На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...

Равил Гайнетдин «Болгар җыены-2025»тә : Бу көнне тәүбәгә килү көне итеп тә кабул итәбез

Бүген «Болгар җыены» чарасында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Баш мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1103 еллыгы белән тәбрикләде. «Моннан 35-40 еллар элек бу җиргә килгән вакытта бу кадәр мөмкинчелекләр, уңайлыклар юк иде әле», – дип Болгар җире зур үзгәрешләр кичерүен билгеләп узды.

Ул Казанга форумга төрле өлкәләрдән дин әһелләре, «Россия – ислам дөньясы: стратегик караш» группасы делегатлары килеп, аларның бу көннәрдә Казан, Болгар мөкатдәслеге белән танышуын искәртте.

«Бүген гөнаһларны ярлыкауны сорыйбыз, шуңа күрә ислам динен дәүләт дине итеп кабул итү генә түгел, тәүбәгә килү көне итеп тә кабул итәбез. Күңелләребез пакъланып, изге гамәлләребез белән Аллаһка якынайыйк», – дип басым ясады Равил хәзрәт Гайнетдин.

Ул, шулай ук, бүген кырымтатар шаһитләребезне искә алу, аларның 1944 елның 18 нче маенда үз иленнән сөрелгән көне булганын искәртте.

«Аллаһка рәхмәтлебез: ул безгә үз җиребездә татулык, аңлау бүләк итә, традицияләр, диннәр арасында дуслык бирә. Аллаһ киләчәктә дә безне күп кенә башка илләр өчен үрнәк итеп яшәрлек итсен! Аңламау, хокукларны кимсетү, милли, дини билгеләр буенча кыерсыту булган җирләргә өлге булырлык итсен!» – дигән теләген әйтте Баш мөфти.

Ул Аллаһтан хәрби конфликт зоналарында татулык урнашуын сорарга өндәде. «Палестинада геноцид кичергәннәргә ярдәм, ике күрше – Украина һәм Россия арасында татулык урнашсын дип Аллаһка ялварабыз. Татарлар, руслар, дин кардәшләребез Россиядә дә Украинада да яши. Ислам дөньясы да, мөселманнар да үтерү коралы бирми, ә ул коралны көнбатыш дөньясы илләре бирә, вәсвәсә кузгата.

Россия эчендә дуслык булуын теләмиләр, какшатырга, низаглаштырырга тырышалар», – дип ачынып сөйләде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Ул мөселманнарга да, православ кардәшләргә дә бердәмлегебезне күрсәтә белгәнгә рәхмәтен әйтте. «Без гасырлар буе аңлашып, илебезгә уртак мәхәбәттә яши беләбез. Милләтләр, диннәр төрле, тик без бердәм халык. Безнең көчнең куәте – бердәмлектә», – дип төгәлләде чыгышын.

 

Ссылка на первоисточник
наверх