На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Рифат Фәттахов «Халык җәүһәрләре» концертында: Күңел саф татар моңына сусый башлады

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Халык җәүһәрләре» халыкара милли-мәдәни фестиваль-конкурсының Гала-концерты булып узды. «Рәшит Ваһапов» исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов концертта татар моңына, халыкчан моңга сусау турында сөйләде.

«Халык җәүһәрләре» идеясен тормыш үзе тәкъдим итте, чөнки соңгы елларда күңел саф татар моңына, халыкчан моңга сусый башлады.

Ә халыкчан татар моңы ул – халыкның үзендә икән, әлеге концерт та шуны күрсәтә. «Халык җәүһәрләре»н мактап шалтыраткан бер иптәштән: «Нишләп сезгә «Халык җәүһәрләре» җырчылары шулай ошый?» – дип сорадым. Ул миңа: «Чөнки алар советча түгел, ә безнеңчә, халыкча җырлыйлар», - диде. «Халык җәүһәрләре» фестиваленең төп нәтиҗәсе шунда – безнең татарның нигезе, тамырлары, рухы татар җырын саклый, ә җыр татарның үзен саклый. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде», – диде Рифат Фәттахов.

Аның әйтүенчә, быелдан башлап «Халык җәүһәрләре» проекты мөстәкыйль «милли-мәдәни фестиваль» дигән статус алган.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миннехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм чараны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына ихлас күңелдән рәхмәт юллыйм. Бу проект чын мәгънәсендә халыкка кирәк булды. Моңа мисал: өч ел элек без «Халык җәүһәрләре»н «Ваһапов» фестивале проекты буларак башлаганда бераз тукталып та калдык кебек, чөнки оештыру эшләре җиңел түгел», – дип билгеләп үтте ул.

Рифат Фәттахов шул вакытта «Халык җәүһәрләре»н дәвам иттерергә этәргеч булган кеше турында да әйтеп үтте. «Миңа бик мөхтәрәм шәхесебез Шәфәгать Тәхәветдинев шалтыратты: «Сез «Халык җәүһәрләре»н бик матур итеп башлаган идегез, нишләп туктап калдыгыз?» – дигән сорау бирде. «Әйдә, Рифат, шулай сөйләшик, сез эшне дәвам итегез, ә калганы – безнең бурыч», – диде. Без аңа ихлас күңелдән рәхмәт юллыйбыз. Халыкка якын итеп күрсәткән «Татарстан Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Тәртип» радиосына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде.

«Егерме елга якын «Рәшит Ваһапов» исемендәге татар мәдәни-иҗтимагый фонды татар җыр сәнгатен үстерүгә, аны пропагандалауга, яңа талантлар эзләп табуга өлешен кертә, яңа проектларга старт бирә. Әлеге проектлар бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларны берләштерүгә, аларны бер учак тирәсенә җыюга мөмкинлек бирә, барлык милләт халыкларын берләштерүгә, ныгытуга зур өлешен кертә. «Халык җәүһәрләре» проекты өч ел гына яшәвенә карамастан, 300 кеше монда катнашырга гариза бирде һәм 28 җырчыбыз чыгыш ясады. Милли мәдәниятебез ул - җәүһәргә тиң һәм аны кадерләп саклау, халыкка таныту, киләчәк буынга тапшыру - безнең иң изге бурычларыбызның берсе», - диде Татарстан Республикасы министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкара телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова.

Фестиваль-конкурс «халыкчан башкару», «эстрада җыры», «инструменталь башкару», «академик вокал», «хореография», «ансамбль» номинацияләрендә үткәрелде. Кичәдә Кытай, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән артистлар чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри өч турга узган барлык катнашучыларны беренче дәрәҗәдә лауреат дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләде.

  • «Халык җәүһәрләре» – «Рәшит Ваһапов» исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылды. Милли-мәдәни фестивальнең максаты – авыл, районнарда яшәүче талантлы, әмма зур сәхнәләрдә күренмәгән җәүһәрләрне күрү, үстерү, таныту.

 

Ссылка на первоисточник
наверх