Бүген Калининградта Чаллыда үскән Россия Герое Сергей Чебнёв белән хушлашу мәрасиме булды. Геройга хөрмәт күрсәтү өчен Калининградка Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Ул Татарстан җитәкчелеге һәм Рәис Рөстәм Миңнеханов исеменнән Сергей Чебнёвның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич исеменнән тирән кайгыгызны уртаклашырга рөхсәт итегез.
Сергей Владимирович 150дән артык милләт һәм халыклар дус һәм тату булып яшәгән күпмилләтле Татарстанда туган. Шушы күпмилләтле Татарстаныбызда бер малай дөньяга килгән. Һәм ул, һичшиксез, Туган илен яраткан. Чаллы шәһәрендә 56 номерлы мәктәпне тәмамлап, Казанның легендар танк училищесына укырга кергән. Училищены тәмамлаган йөзләгән егет кебек үк, Ватаныбызга тугрылыклы булырга ант биреп, авыр хәрби хезмәт үтәгән», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.Геройны Калининградтан ерак түгел урнашкан Гурьев шәһәр округындагы Медведевка бистәсендәге хәрби мемориаль комплекста җирләячәкләр. Чаллы мэры җирләүгә геройның гаиләсе белән бергә килде. Аларның Калининградка бару чыгымнарын автошәһәр хакимияте тулысынча каплады.
Сергей Чебнёв Балык Бистәсе районында туган, соңрак гаиләсе белән Чаллыга күчеп килгән, шунда мәктәп тәмамлаган. Казан танк училищесына укырга кергән, аннары Калининград өлкәсенә хезмәт итәргә киткән. Хәзер анда аның хатыны һәм өч баласы яши.
2024 елның 18 августында Сергей Чебнёв Курск өлкәсендә штурм төркеме контрһөҗүмен җитәкли. Хәрбиләр чолганышта кала яза, әмма комбат алга чыгарга карар кыла. Яуда ул яралана, ләкин үз җитәкчелегендәге хәрбиләргә ярдәм итәргә кала. 20 августта миномет уты һәм дрон-камикадзе һөҗүменә дучар була, алар аңа шанслар калдырмый.
Күрсәткән батырлыгы өчен 2025 елның 6 мартында подполковник Сергей Владимирович Чебнёвка үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.
Свежие комментарии