На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда хайваннарны яклаучылар этләрне йоклатуны рөхсәт итүче законга каршы пикетка чыкты

Бүген Казанның Тинчурин урамындагы Яңа өйләнешүчеләр паркында «Хайваннарның да яшәргә хокукы бар» дигән пикет уза. Хайваннарны яклаучылар «Хайваннар белән җаваплы мөгамәлә турында»гы законга үзгәрешләр кертүгә каршы чыкты.

Исегезгә төшерик, февраль азагында төрле фракцияләрдән депутатлар төркеме приютларда билгеләнгән вакыттан озаграк торган йортсыз хайваннарны «йоклатуның гуманлы ысулларын» кертергә тәкъдим итте.

Шулай ук төбәк хакимиятләренә сукбай хайваннарны аулаганнан соң приютларда тотуның срокларын билгеләү хокукы бирергә тәкъдим ителде.

Документны Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина җитәкчелегендә депутатлар кертте. Инициатива авторлары сүзләренчә, йортсыз хайваннар санын җайга китерү өчен гамәлдәге чаралар (мәсәлән, аларны кире урамга чыгару кебек) нәтиҗәле түгел һәм кешеләрнең иминлегенә яный, балаларга этләр ташлану очраклары ешаюга китерә.

Пикетны оештыручылар планлаштырылган чарага өч көн кала Казан Башкарма комитетына гариза юллаган һәм икенче көнне үк аны хуплау турында хәбәр алган.

«Хәзерге вакытта бездә 150 кешедән торган пикет уздыруга рөхсәт бар. Без урамнан узып баручы кешеләр белән законга кертелгән төзәтмәләр темасына сөйләшәчәкбез. Кешеләрнең сорауларына җаваплар биреләчәк. Плакатлардан тыш, бүген волонтерлар символикалы футболкалар киеп чыкты. Хакимият безнең таләпләргә колак салыр һәм мәгънәсез рәвештә хайваннарны юк итү урынына шәһәрдә муниципаль приют төзер, дип өметләнәбез», - дип сөйләде пикетны оештыручы, «ЗооСпас» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Найденова.

Ссылка на первоисточник
наверх