На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда М7 трассасында микроавтобус белән «ГАЗель» бәрелешкән, ике кеше зыян күргән

Бүген иртән Минзәлә районында М7 трассасының 1107нче километрында Mercedes микроавтобусы белән «ГАЗель» бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары сөйләде.

«Иртәнге сигез сәгать тирәсендә машина йөртүче һәм ике пассажир утырган микроавтобус «ГАЗель»гә килеп бәрелде. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакырдык», - диде алар.

Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Агентлыкка Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, микроавтобуста булган ике пассажирны табибларны караганнан соң өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклый.

Ссылка на первоисточник
наверх