Татарстанда кече хуҗалыкларга ярдәм чараларын киңәйтәләр. Терлек тотуга, мини-фермалар төзелешенә һәм яшелчәләр сатуга субсидияләр арта. Гаилә фермалары һәм агростартаплар өчен грантлар гамәлдә. Фермерлар дәүләт ярдәмендә ничек акча эшли алганын «Татар-информ» хәбәрчесе ачыклады.
Ярдәмче хуҗалыкларга сыерлар тотуга өстәмә 184 млн сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанда авылларда эшләүче кече хуҗалык формаларына аерым игътибар бирелә.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 2,6 мең фермер һәм 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Узган елда алар 142 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән, бу, гомуми күләмнең 42 процентын тәшкил итә.Кече хуҗалык формалары өчен инде берничә ел төрле ярдәм чаралары гамәлдә. Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен савым сыерларына өстәмә 184 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шул рәвешле, бу юнәлештәге субсидияләр 534 млн сумга кадәр арткан.
Бер сыер өчен субсидия 6,3 мең сумга җиткән. Таналар сатып алу өчен дә субсидия арта: ит яки сөт җитештерү өчен булган терлекләргә – 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр, нәселле таналарга – 70 мең сумнан 90 мең сумга кадәр.
Биш һәм күбрәк сыер тота торган мини-фермалар төзелешенә субсидия 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр арткан, сигез сыердан күбрәк терлек асрала торган фермаларга – 600 мең сумнан 1 млн сумга кадәр.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм 260 млн сумга арткан
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар тулаем алганда биш юнәлеш буенча ярдәм ала: сыер һәм кәҗә асрауга (бер ана кәҗә өчен 1 мең сум); сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә; өч яшьтән зуррак бияләр тотуга (бер терлеккә 5 мең сум); нәселле һәм продукция җитештерү өчен таналар; кош сатып алуга.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кош сатып алу өчен чыгымнар бер күркә һәм каз өчен 200 сум исәбеннән, үрдәккә – 120 сум һәм бройлер чебигә 100 сум исәбеннән кайтарыла.
Быел төбәк бюджетында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмнең биш юнәлеше буенча 711 млн сум акча каралган, бу, 2024 елга караганда, 262 млн сумга күбрәк.
Үзмәшгульләр өчен бәрәңге һәм яшелчәләр үстерүгә субсидия суммасы арткан
Татарстанда узган елдан шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган үзмәшгульләр өчен ачык грунтта яшелчәләр һәм бәрәңге үстерүгә субсидия алу мөмкинлеге барлыкка килгән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда әлеге производство буенча чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләрне Түбән Кама һәм Тукай районнарыннан алты кеше алган.
Быелдан субсидияләр бер килограмм сатылган яшелчә өчен 10 сумнан 20 сумга, бер килограмм бәрәңге өчен 9 сумнан 18 сумга кадәр арткан. Бер тонна сатылган яшелчә өчен 20 мең һәм бәрәңге өчен 18 мең сум субсидия алырга мөмкин.
Мәсәлән, Тукай районыннан үзмәшгуль Яков Калинин «Единство» кооперативына 60 тонна яшелчә саткан һәм, субсидияне исәпкә алып, 1,7 млн сум күләмендә керем алган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фермерлар «Агростартап» проектларына грантлар алырга мөмкин
Татарстанда крестьян-фермер хуҗалыклары өчен грантлар каралган. Алты ел эчендә барлыгы 342 КФХ 1,1 млрд сумлык грант ярдәмен алган.
Быел фермерлар «Агростартап» проектларына грантлар алырга мөмкин. Аерым алганда, 5 млн сум ит һәм сөт терлекчелегенә бүлеп бирелә. Әгәр грантның бер өлешен үзе дә шуның составында булган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы фондына кертә икән, фермер 6 млн сум акча алачак. 3 млн сум башка эшчәнлек төрләренә бирелә.
Грант акчасын авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү өчен җитештерү һәм склад биналарын төзү, төзекләндерүгә һәм яңартып коруга, шулай ук авыл хуҗалыгы терлеген һәм кошларын сатып алуга юлларга була.
Грант, шулай ук, авыл хуҗалыгы техникасын, авыл хуҗалыгы продукциясен ташу һәм күчмә сәүдә өчен махсус транспорт сатып алуга бүлеп бирелә. Моннан тыш, фермер акчаны күпьеллык үсентеләр, шул исәптән, виноград һәм җиләк үсентеләрен алуга, балык үрчетү материалын сатып алуга да тота ала.
Бу проект буенча кимендә 10 процент үз акчаңны да кертү зарур.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Гаилә фермалары өчен 30 млн сумга кадәр грантлар каралган
Гаилә фермалары үсешенә грантлар гамәлдә. Бу юнәлеш буенча авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау, эшкәртү өчен объектлар төзелешенә, реконструкцияләүгә, капиталь ремонтка акча алырга була.
Моннан тыш, фермаларны җиһазлау, махсус транспортлар белән тәэмин итү өчен дә грант акчасы бирелә. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен корылмалар төзелеше һәм реконструкциясенең проект-смета документациясен эшләүгә, җир участокларын сатып алуга каралган.
Бу проектларга кимендә 40 процент күләмендә үз акчаңны кертү зарур. Грант суммасы, мөгезле эре терлек өчен объект куәтлегенә карап, 10-30 млн сум тәшкил итә.
Кошчылык, атчылык, балык сату, бакча җимеш культуралары, сарык, кәҗә асрау өчен 7-20 млн сум акча каралган.
Авыл хуҗалыгы кооперациясе үсешенә елына 200 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла
Татарстанда 395 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлгән. Бу – авыл халкы җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнә торган фермер берләшмәләре, шәхси хуҗалыклар.
Быел авыл хуҗалыгы куллаучылар кооперативларына ярдәм өчен республика бюджетында 370 млн сум акча салынган.
Авыл хуҗалыгы кооперациясен алга таба да үстерү өчен, Рөстәм Миңнеханов гамәлдәге кооперативлар өчен грант ярдәменә ел саен 200 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Бюджеттан акча 2026 елдан башлап биш ел дәвамында бүлеп биреләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Агротуризмга кооперативларга 10 млн сумга кадәр акча бирелә
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары продукция саклау өчен объектлар, җайланмалар сатып алу һәм төзү өчен 70 млн сумга кадәр грант алуда катнаша ала.
Яңа кооперативлар өчен җитештерү объектлары төзү һәм сатып алу, җиһаз-җайланмалар, махсус техника һәм транспорт, балыкчылык инфраструктурасы өчен җайланмалар сатып алуга 15 млн сумга кадәр грантлар гамәлдә.
Агротуризм проектларына да грант бар. Акчалар туристларны урнаштыру корылмаларын сатып алу, төзү һәм төзекләндерүгә, обектларны җиһазлау, территорияләрне ямьләндерү өчен бирелә. Үз акчаңны күпме кертүгә карап, грант күләме 3 млн сумнан 10 млн сумга кадәр.
Мөгезле эре терлек, кәҗә, сарыклар, авыл хуҗалыгы продукциясен, техника, яшелчә орлыклары, бәрәңге, ит, сөт саклау җайланмаларын сатып алу чыгымнарын кайтаруга кооперативларга субсидияләр каралган. Аларга сөт фермалары төзелешенә дә 5 млн сумга кадәр чыгымнарны кайтарырга мөмкиннәр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Биектау районы фермеры яшелчә саклагыч төзелешенә грантка өмет итә
Грант алучыларның берсе – Биектау районыннан Фаил Әхмәтов. Ярдәм чаралары нәтиҗәсендә ул Ямаширмә авыл җирлегендә алма бакчасы җәелдергән. 8 гектар җирдә 9 меңгә якын агач утырткан.
«Өч ел элек алмагачлар утырттык. Үсентеләргә, техникага, җайланмаларга үз акчабызны керттек, дәүләт чыгымнарның бер өлешен кайтарды, грант алдык», – дип сөйләгән фермер «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул хәзер 30 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш саклау корылмасы төзелешенә грантка тагын бер заявка бирергә ниятли.
Кооператив башлыгы туристлар өчен бассейннар белән мунча комплексы төзегән
Мамадыш районының Олыяз авылыннан Марс Юнысов 25 ел авыл хуҗалыгы белән мәшгуль. Хәзер ул «Фермер» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе. 2019 елда башлап йөрүче кооперативларның матди-техника базасын үстерү программасы буенча 15 млн сумлык грант откан.
«Шушы ярдәм нәтиҗәсендә сөт эшкәртү цехы төзедек һәм җиһазлар сатып алдык. Аннары сөтчелек цехын киңәйттек», – дип сөйләгән.
Фермер агротуризм белән дә шөгыльләнә. Былтыр аның «У Марса классно» татар кунакчыллыгы белән фермер хуҗалыгы проекты «Агротуризм» программасы буенча грант откан. «300 кв метрлы ике катлы бина төзедек. Бу ике бассейнлы мунча комплексы булачак», – дип уртаклашкан ул планнары белән.
«Татар-информ», Надежда Гордеева
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии