На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанда таксист автобус тукталышына килеп кергән мизгелнең видеосы чыкты

Арендага алынган «Москвич» автомобиле Казанның Вишневский урамындагы автобус тукталышына килеп кергән мизгелнең видеосы чыкты.

«Татар-информ» хәбәрчесе сөйләгәнчә, машина йөртүче, пассажирларны төшерү өчен туктаган автобусны урап узарга тырышып, автобустан чыккан җәяүлеләрне бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән.

Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, аларның хәле уртача, ике кешегә госпитализация кирәк булмаган. Сигез кешене – 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә, бер баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

Ссылка на первоисточник
наверх