На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Фәррахов: Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатлары 70 процентка якын мөрәҗәгатьне үтәгән

Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатлары гражданнардан килгән үтенечләрнең 70 процентын диярлек үтәде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгенә парламентарий Айрат Фәррахов сөйләгән.

«Безнең сайлаучының ышанычы – аның үтенечен вакытында хәл итү. VIII чакырылыш Дәүләт Думасы эшли башлаганнан бирле Татарстаннан депутатлар 5,5 меңгә якын мөрәҗәгать еабул итте, шуларның 4 меңгә якыны үтәлгән — бу 70 процент тирәсе.

Безнең төп бурыч — киләсе бюджет циклына барлык кирәкле юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, иҗтимагый биналарны, корылмаларны ремонтлау, ягъни без гражданнарга вәгъдә иткәннәрнең бөтенесен булдыру», - дип сөйләде Фәррахов.

Ул билгеләп үткәнчә, халык программасын үтәү югары темплар белән бара. «Бердәм Россия» алган барлык йөкләмәләр тулысынча үтәлергә тиеш», - диде депутат.

Сәясәтче билгеләп үткәнчә, бюджет РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында куелган барлык бурычларны һәм Петербург Халыкара икътисад форумы кысаларында игълан ителгән инициативаларны үз эченә алачак. Аерым алганда, төбәкләр өчен бюджет кредитларын исәптән чыгару инициативасы да.

Ссылка на первоисточник
наверх