Казан полицейскийлары 15 яшьлек югалган үсмерне эзли. 24 сентябрьдән бирле мәктәп укучысының кайда икәнлеге турында берни дә билгеле түгел. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Югалган үсмернең билгеләре: буе – 170 сантиметр, уртача гәүдәле, кыска итеп киселгән кара чәчле.
Аның кайда икәнлеге турында белүчеләр булса, 8 (843) 221-45-67 яки 8 (843) 221-45-02 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.
Свежие комментарии