«КАМАЗ» ГАҖ директоры Сергей Когогин РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашуда Татарстан автогигантының ике ел эчендә импортны алыштыру бурычын ничек хәл итә алуы хакында сөйләде. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезнең күрсәтмә белән без, автоҗитештерүчеләр, үзара берләштек һәм безгә нинди программа продуктлары кирәклеген ачыклап, бердәм таләпләр булдырдык.
Алга таба Хөкүмәт ярдәме белән грантлар аша продуктларны алыштыру белән шөгыльләнергә керештек», - диде «КАМАЗ» ГАҖ директоры.Когогин шулай ук яңа продуктлар әзерләүне тизәйтү өчен җитештерү процессына ясалма интеллект кертүнең файдасын билгеләп үтте.
Свежие комментарии