На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Айдар Сәлимгәрәев Казанга «Китап поезды» килү турында: Акция киң яңгыраш тапсын иде

Дүшәмбе, 17 мартта, Казан «Китап поезды – 2025» акциясен кабул итәчәк. Бу - танылган язучылар, нәширләр һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә торган Бөтенроссия акциясе. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан халкын бу чарада катнашырга чакырды.

«Без бу проект белән инде таныш – узган ел ул зур кызыксыну уятты, һәм бу юлы да без аны түземсезлек белән көтәбез. Искәртеп үтәм, Татарстан Россиянең әдәби башкаласы буларак танылды, шуңа күрә мондый чараларга язучылар ягыннан да, һөнәри берләшмә тарафыннан да игътибар зур», – дип искәртте спикер.

Бу юлы Казанга танылган авторлар киләчәк, ә фестиваль үзе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Кунаклар арасында Олег Рой, Сергей Лукьяненко, Сергей Переслегин, Илья Бояшов, Анна һәм Сергей Литвиновлар, Ася Лавринович, Люцида Аквила, Катя Матюшкина һ.б. бар.

«Махсус хәрби операция темасы белән эшләүче язучыларның килүе аеруча кызыклы. Бу юнәлеш әдәбиятта әле формалашып кына килә», - диде Сәлимгәрәев.

«Республика халкы фестивальдә актив катнашсын иде. Күп кенә чаралар планлаштырылган, һәм без аларның киң яңгыраш табуына өметләнәбез. Чөнки китап уку – ялның ихтыяҗ зур булган формаларыннан берсе, һәм фестивальдә тәкъдим ителгән китаплар кешеләрнең күңелләренә үтеп керсен, ел буена җитәрлек эз калдырсын иде. Барысын да чараларда көтеп калабыз һәм анда мөмкин кадәр күбрәк кеше катнаша алсын өчен фестиваль турында мәгълүмат таратуны сорыйбыз!» - дип өндәде республика агентлыгы җитәкчесе.

«Китап поезды-2025» - Россия китап берлеге һәм «Россия тимер юллары» ААҖ ярдәмендә «Россиянең китап маяклары» фестиваль хәрәкәте тарафыннан оештырылган федераль проект. Чара инде икенче тапкыр уздырыла.

«Китап поезды»ның хәзерге маршруты халыкара дәрәҗәгә чыкты. Китап фестивальләре барлыгы җиде шәһәрдә - Санкт-Петербург, Минск, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ульяновск һәм Волгоградта узачак. Курск өлкәсе проектка онлайн-форматта кушылачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх