На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Казан агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә

Бүген Казанның агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, консервация, бал продуктлары һәм көнкүреш товарлары тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, Россия күләмендә көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә башланып киткән иде.

«Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсендә бик күп мәгариф оешмалары катнаша.

Ватандашлар биредә ихтыяҗларвн тулысынча кәнәгатьләндерә ала. Көз җитсә, халык ярминкәләрне көтеп ала. Бер матур традиция ул. Мәгариф оешмалары катнашуы аеруча әһәмиятле, яшь буында эшмәкәрлеккә дә кызыксыну уяна», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистлар белән аралашканда.

Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да ярминкәнең яхшы оештырылуын, халык күплеген билгеләде. «Ярминкә — халык өчен чын бәйрәм! Матур, соклангыч итеп оештырылган, сатучылар да, сатып алучылар да күп. Мәгариф оешмалары бөтен иҗади потенциалларын эшкә җигеп күргәзмәләр эшләгәннәр», — диде ул.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов ярминкәдә муниципалитетлар актив катнашуын ассызыклады. «Ярминкәгә 43 районыбыз килде. Монда кишер, кәбестә, суган, бәрәңге, шулай ук ит белән сөтне дә чагыштырмача арзан бәядән алып була. Сөенечле күренеш, уку йортларыбызда укыган балалар үз куллары белән үстереп, үзләре үк реализацияли», — дип сөйләде ул.

Гомумән, Казанда 13 мәйданда ярминкә оештырыла. Ярминкәләрдә бәяләр билгеләнгәннән күтәрелми.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх