ЛДПР партиясеннән депутатлар һәм сенатор партиянең лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә Дәүләт Думасына ана (гаилә) капиталы акчаларын бала туган көннән башлап теләсә кайсы вакытта торак шартларын теләсә нинди ысуллар белән яхшырту өчен куллану хокукын гамәлгә ашыру мөмкинлеген таратырга тәкъдим итүче закон проектын кертте.
Документ Дума электрон базасында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости яза.Үзгәрешне «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында»гы законга кертү тәкъдим ителә.
«Закон проекты ана (гаилә) капиталы акчаларын бала туган көннән башлап теләсә кайсы вакытта торак шартларын теләсә нинди ысуллар белән яхшырту өчен куллану хокукын гамәлгә ашыру мөмкинлеген таратырга тәкъдим итә», - диелгән закон проектына аңлатма язуында.
Документта ассызыкланганча, хәзерге вакытта өстәмә ярдәм чарасы алу хокукы бала туган яисә уллыкка алынган көннән барлыкка килә, әмма бу хокук кимендә өч ел узгач кына гамәлгә ашырыла ала (акчаларны беренчел кертем буларак куллану, төп бурычны каплау һәм ипотека буенча процентлар түләү өчен файдалану, инвалид балаларга җәмгыятьтә җайлашу өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу, мәктәпкәчә белем бирүнең түләүле хезмәтләре өчен түләү, айлык түләү алуга тоту очракларыннан тыш).
Инициатива авторлары фикеренчә, әлеге закон проектын кабул итү балалы гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, аларның торышын шактый яхшыртачак, чөнки гаиләләр дәүләт ярдәме чаралары бирә торган хокукларын тизрәк гамәлгә ашыра алачак.
Свежие комментарии