Уфада «Китап-Бәйрам» халыкара китап ярминкәсендә хәйрия акциясе өчен 500дән артык китап җыйганнар. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Форум эшенең өч көне дәвамында китапханәләр, нәшриятлар, ярминкә кунаклары әдәби әсәрләр белән уртаклашты. Китапларны Уфа хосписына һәм балалар социаль учреждениеләренә тапшырганнар.
Шулай ук хәйриячеләр ярдәме белән оешмаларга китап алу өчен сертификатлар бирелгән.Моннан тыш, бүләкләр «Балачак» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгенә, «Радуга» социаль һәм коррекцион ярдәм үзәгенә, Учалының «Гаилә» үзәгенә, Уфаның «Бергә» гаилә үзәгенә, «Үзенчәлекле балалар» каты авыру балаларга ярдәм итү хәйрия фондына, Күгәрчен районының «Самрау» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгенә һәм башкаларга тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии