На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Айрат Фәррахов: Җирле үзидарә турындагы закон Татарстан тәкъдимнәрен исәпкә алды

Җирле үзидарә турындагы яңа закон Татарстанның барлык тәкъдимнәрен дә исәпкә алган. Республика шактый төзәтмәләр керткән, шуның нәтиҗәсендә төбәк өчен традицион булган ике дәрәҗәле модель беркетелгән. Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, Думага Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

Фәррахов искәрткәнчә, субъектлар хәзер җирле үзидарә моделен мөстәкыйль рәвештә сайлый ала.

«Мин бу законның Дәүләт Думасында җентекләп тикшерелүенә шатмын. Республиканың Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары аша керткән барлык тәкъдимнәре дә тулысынча хупланды», – дип сүзен төгәлләде Фәррахов.

Искәртеп үтәбез, элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россия Президенты Владимир Путин ачык хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның төп принципларын билгели торган законны имзалавы турында язган иде. Закон басылып чыкканнан соң 90 көн узгач үз көченә керә.

Ссылка на первоисточник
наверх