Җәмәгатьчелек һәм экспертлар катнашындагы фикер алышулар аша узган бердәм ачык хакимият кысаларында җирле үзидарәне оештыру турындагы закон бүген Россия Президенты указы белән расланды. Ул төбәкләрнең җирле үзидарә моделен мөстәкыйль рәвештә сайлауга карата иң мөһим хокукын тәэмин итә, шуның белән илебез төзелеше федератив принципка корылуын тагын бер тапкыр искәртә.
Дәүләт Думасына Татарстан Республикасыннан сайланган депутат Айдар Метшин «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.«Бу принципиаль әһәмияткә ия, чөнки идарә итүнең ике дәрәҗәле формасын гамәлгә кертү процессында Татарстан туплаган тәҗрибә аның яшәүгә сәләтлелеген һәм нәтиҗәлелеген күрсәтте. Татарстан, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, җирле үзидарә системасының ике дәрәҗәле системасын саклап калуны принципиаль һәм эзлекле рәвештә яклады», - дип аңлатма бирде Метшин.
Депутат шулай ук Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыру турындагы закон Татарстанда авыл җирендә яшәүче 1 миллионнан артык кеше өчен бик мөһим, дип өстәде. Айдар Метшин фикеренчә, закон киләчәктә дә кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк.
Искәртеп үтәбез, бүген, 20 мартта, РФ Президенты Владимир Путин Россиядә җирле үзидарәне оештыру турындагы законга кул куйды. Закон басылып чыкканнан соң 90 көн узгач үз көченә керә.
Свежие комментарии